Рөстәм Миңнеханов: «Безгә санкцияләр комачауламый!»
Инде хәбәр иткәнебезчә, бу минутларда башкалада зур чара – «Россия — Ислам дөньясы» Xалыкара икътисадый хезмәттәшлек саммиты бара. Ул 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмас...
Саммитта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады:
– Санкцияләр беркемгә дә файдалы түгел, – диде ул. – Тик әлегә Татарстан компанияләренең төбәк дәрәҗәсендә Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән бернинди проблемалары тумый. Без Америкадагы, Европадагы партнерларыбыз белән элемтәләрне сакларга тырышабыз. Безгә Европада ихтыяҗ булачак. Бүген анда мөселманнар саны арта, аларга хәләл продукт кирәк.
Руфия Фазылова
Добавить комментарий