Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Бизнес өчен шартлар тигез булырга тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламенты бинасында «Теләкләр чыршысы» акция...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламенты бинасында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия акциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ул 6 яшьлек Шәфкать Миңнебаевка Cinemood портатив проекторы бүләк итәчәк.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында узды, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче дүрт баланың хыялын чынга ашырачак дип хәбәр иткән иде. Президент 13 яшьлек Арысланга синтезатор, 14 яшьлек Әдиләгә планшет, 15 яшьлек Романга хоккей өчен спорт сумкасы, 7 яшьлек Егорга «Молния Маккуин» дип аталган зур машина бүләк итәчәк.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: