Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлектә эшче яшьләрнең тәкъдимнәрен хуплады

Бүген “Җиңү” республика оештыру комитеты утырышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек буенча яшьләрдән тәкъдимнәр яңгырады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны хуплады.Татарст...

Бүген “Җиңү” республика оештыру комитеты утырышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек буенча яшьләрдән тәкъдимнәр яңгырады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны хуплады.
Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге вәкиле Сергей Прохоров Казан дары заводында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән үткәрелә торган эш турында сөйләде. “Безнең кадрлар бүлегендә яшьләр белән эшләүче белгеч бар. Республикада 1 меңнән артык эшчесе булган зур предприятиеләрдә без яшьләр белән эшләүче белгеч дигән штат берәмлеген кертүне сорар идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.
Сергей Прохоров Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсендә дә тәкъдимнәрен җиткерде. “Без, эшче яшьләр, тылда җиңүне якынайтырга булышкан предприятие һәм производстволар геройлары турында видеороликлар сериясен әзерләүне тәкъдим итәбез. Бу ветераннар турында хәтер дә булачак, эшче һөнәрләрнең абруен да күтәрәчәк”, - дип саный.
Ул, шулай ук, предприятие хезмәткәрләре балалары арасында Бөек Җиңүгә багышланган рәсем бәйгесен оештыру тәкъдимен кертте. “Киләсе елның маенда бу тематикага багышланган эшче яшьләр иҗаты фестивален үткәрүне тәкъдим итәбез. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез”, - дип мөрәҗәгать итте Сергей Прохоров Татарстан Президентына.
“Кирәкле инициативалар бу. Аларны утырышның карарына кертү кирәк. Бәлки, Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләрне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә җәлеп итү буенча берәр коллегия үткәрер? Бу дөрес эш булыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта, шулай ук, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы вәкиле предприятие хезмәткәрләренең сугыш елларында үзләреннән нинди өлеш керткәнен сөйләде. “Мондый тарихи фактлар бик мөһим. 10 меңнән артык самолет... Кешеләр ничек эшләгәнен күз алдына да китерү кыен хәтта, шуңа күрә бу хакта сөйләргә һәм хәтердә тотарга кирәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов сугышта 27 млн кешенең һәлак булганын, күпләрнең инвалид булып калганын искәртте. “Мин урамнарда коляскалардагы ветераннарны һич онытмыйм. Без илебезне ахыргача сакларга кирәклеген белдек. Сугыш елларында башкарылган эшләр – безнең татар халкы казанышы. Без Ватанны саклый алуыбыз белән горурландык, үз аркабыз артында үз халкыбыз торганын аңладык”, - диде.
Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә республикада тантаналы киңкүләм чаралар уздырылуын, “Георгий тасмасы”, “Үлемсез полк” акцияләре оештырылуын, бүген “Кызыл канәфер” акциясенә старт бирелгәнен билгеләп узды. “Безгә гражданнар инициативаларына теләктәшлек күрсәтү кирәк. Халык бу чараларда чиста күңел белән, теләп катнашыр дип өметләнәбез”, - диде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: