Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рөстәм Миңнеханов давыл аркасында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә – 29 июльдә Идел буе федераль округындагы давыл аркасында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклаша. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Узган шимбә республикабыз өчен фаҗигале булды. Кичә кич белән коточкыч давыл Татарстанда яшәүче тугыз кешенең гомерен өзде, алар арасында дүрт бала да бар», – дип язган республика җитәкчесе Телеграмдагы каналында.

Марий Эл республикасында Яльчик күле янында көчле җил агачларны палаткаларга аударган. Коткаручыларның оператив эшләвенә һәм ял итүчеләрнең ярдәменә карамастан, 8 кеше үлде. Алар барысы да Татарстанда (Казан, Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районы) яшәүчеләр. Аерым алганда, өч бала үлгән, иң кечкенәсе 2023 елгы. Моннан тыш, Казанның «Актер» ял базасында агач аву сәбәпле, 14 яшьлек кыз үлгән.

«Һәлак булучылар арасында өч бала үлеме турындагы хәбәр бигрәк авыр, иң кечесенә 1 яшь тә юк», – диде Рөстәм Миңнеханов Яльчик күле янындагы фаҗигане шәрехләп. «Үз якыннарын югалткан барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашам <...>», – дип өстәде ул.

Хәзер Татарстаннан 11 кеше хастаханәдә ята. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтүне контрольдә тоту турында йөкләмә бирдем. Барысына да тизрәк сәламәтләнергә телим», – диде Татарстан Рәисе.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда шторм кисәтүе гамәлдә кала. Республикада яшәүчеләрнең игътибарлы булуын, үзләрен һәм якыннарын саклауларын сорыйм!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-davyl-arkasynda-halak-bulgan-keselarnen-gailalarenen-kaigysyn-urtaklasty-5874331

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: