Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул Гайдар форумында халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.Быел Р...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул Гайдар форумында халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясендә форумда катнашучылар “Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” темасына фикер алыша. Биредә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева, төбәк башлыклары, Россия һәм чит ил компанияләренең җитәкчеләре бар иде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында халыкның тормыш сыйфаты күп күрсәткечләргә бәйле булуын искәртте. Шуларның берсе – сәламәтлек саклау.
“Әгәр без медицина өлкәсе турында сөйләсәк, инфраструктурага җитди инвестицияләрдән башка, уңай нәтиҗәләр алу бик катлаулы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча зур игътибар бирелә. Без 13 үзәк төзедек. Шулар нәтиҗәсендә проблемалы өлкәләрне билгеләдек, аларны хәл итә алдык”.
Президент әйткәнчә, тагын бер мөһим момент – сәламәтлек саклауда беренчел звеноны камилләштерү. 2010 елдан башлап Татарстанда 400 дән артык яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаган. 1,5 мең беренчел звено объекты тәртипкә китерелгән.
“Узган елда без 2017-2018 елларда гамәлгә ашырылачак махсус программаны башладык. Татарстанның барлык поликлиникаларын капиталь төзекләндерү һәм норматив хәлгә китерү эше башкарылачак. Пациентларга хезмәт күрсәтүне яңа дәрәҗәгә чыгара торган ”Дустанә поликлиника” стандарты булдырдык”, - дип сөйләде Президент.
ТР Президенты сүзләренчә, төп эш юнәлешләренең тагын берсе – медицина кадрлары әзерләү һәм аларның квалификациясен арттыру.
«Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының корпоратив университеты эшли. Шулай ук квалификация күтәрү максатыннан үз табибларыбызны Россия һәм дөньяның әйдәп баручы медицина үзәкләренә җибәрәбез, белгечләрне республикага чакырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба конференциядә "Mastercard"ның Россия, Казахстан, Беларусь һәм Әрмәнстандагы башлыгы Алексей Малиновский Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе хакында сөйләде.
Шунысын да искәртик: күпфункцияле карта 16 цифрлы хезмәт башкарырга мөмкинлек бирә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: