Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рөстәм Миңнеханов Игорь Крутойга уңышлы хезмәттәшлек өчен «Дуслык» ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россия композиторы Игорь Крутойга «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге хәбәр итә.Бүләкләү чарасы Мәскәүдә узган. Дәүл...

Рөстәм Миңнеханов Россия композиторы Игорь Крутойга «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Бүләкләү чарасы Мәскәүдә узган. Дәүләт бүләге “уңышлы хезмәттәшлек” һәм Казанда 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионаты, «Мастерс» категориясендә су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздыруда керткән өлеше өчен бирелгән.
Искәртеп узыйк, Игорь Крутой Казанда Универсиада-2013 ачылу һәм ябылу тантанасының генераль продюсеры иде. 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионатының ачылу тантанасында шулай ук Игорь Крутойның иҗади төркеме эшләде.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: