Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов "Instagram"га язылучы губернаторлар саны буенча беренче өчлеккә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Instagram" социаль челтәрендә Россия төбәкләре башлыклары арасында популярлык рейтингының икенче баскычын алды. «Петербург сәясәте» фонды тарафыннан бастырылган...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Instagram" социаль челтәрендә Россия төбәкләре башлыклары арасында популярлык рейтингының икенче баскычын алды. «Петербург сәясәте» фонды тарафыннан бастырылган тикшеренүдән күренгәнчә Татарстан Президенты мәкаләләрен Россия төбәкләренең 23 җитәкчесе укый.
Мәскәү башлыгы Сергей Собянин хезмәттәшләре арасында популярлык буенча абсолют лидер булды. Аның Instagramына 30 төбәк лидеры язылган. Икенче урынны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев бүлеште. Шунысы кызык, икесен дә күптән тыгыз эшлекле һәм дустанә элемтәләр бәйли. Җитәкчеләрнең уртак фотолары еш кына "Instagram"да Татарстан Президенты аккаунтында пәйда була.
Рөстәм Миңнеханов регионнарның күп җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, аны еш кына Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән фотосурәтләрдә очратырга мөмкин. Instagramда соңгысының губернатор корпусы әгъзаларыннан нибары 4 язылучысы бар, гәрчә бу да начар нәтиҗә түгел.
Әйтик, Дагыстан лидеры Владимир Васильев һәм Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бегловның андый язылучылары исәбендә нибары икәү.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк лидерларыннан виртуаль рәвештә генә түгел, ә бәлки реаль тормышта да популяр. Сүз уңаеннан, Россия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында республикага бер үк вакытта Россия Федерациясенең 36 төбәк лидеры килде.
«Петербург сәясәте» иҗтимагый элемтәләрне үстерү фонды 2002 елда җәмгыятьтә иҗтимагый фикер һәм социаль процессларны өйрәнү, фәнни, социологик һәм сәяси тикшеренүләр үткәрү өчен оештырыла.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: