Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Татарстан Президенты билгеләп үтк...
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Иран белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибә тупланган. Әйтик, даими рәвештә рәсми, бизнес делегацияләрнең сәфәрләре оештырыла, республика башкаласында инде 10 елга якын Иранның Генераль консуллыгы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ» кебек зур предприятиеләре Иран белән хезмәттәшлек итүен искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Иран арасында товар әйләнешен арттыру юнәлешендә активрак эшләргә кирәк.
Быелның сентябрендә Dаric төркеменә керә торган ATA Airlines авиакомпаниясе Тәһран – Казан – Тәһран туры рейсын ачты. Татарстан Президенты авиамаршрутның эшлекле һәм туристик элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Daric Investment Group компаниясенең идарә рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага Рөстәм Миңнехановны хуплады һәм авиамаршрут башка уртак проектлар өчен дә мөмкинлекләр ачачак, дип искәртте.
- Daric Investment Group – Иранның авиация, металлургия, төзелеш һ.б. тармакларда махсуслашкан зур инвестиция компаниясе.
tatar-inform.tatar
Добавить комментарий