Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Италиягә эшлекле сәфәр кыла

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 12-13 декабрь көннәрендә Италиягә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Визит кыс...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 12-13 декабрь көннәрендә Италиягә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Визит кысаларында Италиянең эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган. Европада иң зурлардан саналган шәхси телевизион корпорация - Mediaset телекоммуникация компаниясе җитәкчесе белән очрашу көтелә. Делегация әгъзалары шулай ук Pirelli автомобиль шиннары җитештерү компаниясендә дә булачак.
Моннан тыш, нефть һәм газ табу, эшкәртү өлкәсендәге «Сайпем С.П.А.» технология фирмасы вәкилләре белән дә очрашу планлаштырылган. Хәзерге вакытта Татарстан әлеге компания белән республикада «Аммоний» заводы төзелеше кысаларында хезмәттәшлек итә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: