Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

Бүген Казанда Кариев театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты."Театр коллективының эшләргә теләг...

Бүген Казанда Кариев театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты.
"Театр коллективының эшләргә теләге бик зур. Шуңа күрә аларга иҗат уңышлары телим. Театр булмаса телне саклап калып булмый. Хәзер спектаклләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Театр директоры Мансур Ярмиев бина озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәт итсен дигән теләкләрен җиткерде. "Заманча бина җылы, якты, иркен. Яңа театр бинасы чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Бу көнне зарыгып көттек, шатлыктан күңел тула. Бу эштә ярдәм иткән оешмаларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде ул.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Рөстәм Миңнехановка йомшак куян бүләк итте. "Безнең ачылышны аеруча зарыгып балалар көтте. Бу аларның бүләге", - диде ул.
Театр коллективы яңа сәхнәдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен куйды.
Искәртеп үтәбез, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле “Иң яхшы балалар спектакле” номинациясе буенча “Тантана” республика театр премиясенә ия булды.

Алга таба яңа бинада Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан "Супер кияү" (Туфан Миңнуллин) спектакле, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилее хөрмәтенә куелган "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла) спектакле дә премьера буларак тәкъдим ителәчәк.
 
“Татар-информ”

Фото: Ләйлә Хәкимова


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: