Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» күргәзмәсе ачылды
15 мартта Татарстан энергетика тармагы предприятиеләре белгечләре белән бизнес очрашулар ниятләнелә.
Әлеге күргәзмәдә үзләренең яңа казанышларын Россиядән, АКШтан, Белоруссиядән һәм Италиядән 140 әйдәп баручы компания тәкъдим итә. Шулай ук Германия, Израиль, Италия, Испания, Кытай, Словения, Польша, Корея, АКШ, Чехия, Швеция һәм Финляндиядән – 12 чит ил фирмалары вәкиллекләре дә катнаша.
Татарстанны «Татэнерго», «Татнефть», «Сетевая компания», «Түбән Кама нефтехимиясе», «Казаноргсинтез», «Таиф-НК», «Казэнерго» кебек республиканың эре компанияләре күрсәтә.
Симпозиум эшендә һәм күргәзмәдә федераль һәм республика министрлыклары һәм идарә тармаклары катнаша. Күргәзмә традицион рәвештә киң эшлекле программа белән үтә. Биредә фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперт сессияләре, семинарлар һәм воркшоплар узачак.
Эшлекле программаның төп чарасы булып, Татарстан Хөкүмәтенең “2014−2020 елларга Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру” Дәүләт программасын тормышка ашыру турында”гы утырышы булачак. Чарада 2016 ел йомгаклары карала һәм бу елга бурычлар билгеләнә.
Моннан тыш, 15 мартта Татарстан энергетика тармагы предприятиеләре белгечләре белән бизнес очрашулар ниятләнелә.
"Татар - информ"
Добавить комментарий