Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Казан командалары бүген – Россиянең танылган спорт брендлары

Татарстан Президенты сүзләренчә, Казанның "Рубин", "Ак Барс", "Зенит" һәм УНИКС командаларын илдә һәм аннан читтә дә таныйлар.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Совет спорты"на биргә...

Татарстан Президенты сүзләренчә, Казанның "Рубин", "Ак Барс", "Зенит" һәм УНИКС командаларын илдә һәм аннан читтә дә таныйлар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Совет спорты"на биргән интервьюсында Казанның спорт командалары “илдә иң якты спорт брендларының берсе” булып тора, дип атаган. Искәртеп үтик, Татарстан "Совет спорты" эксперт советы төзегән төбәкләрнең спорт рейтингында лидер булды.
"Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләр өчен 10,5 мең спорт корылмасы, шул исәптән 44 стадион, 2000 ләп спорт залы, 187 бассейн, 40 ябык боз шугалагы хезмәт күрсәтә. Билгеле, без алга таба да спорт инфраструктурасын үстерергә ниятлибез. Безнең яңа федераль программа кысаларында, 2020 елга чираттагы өстенлекле проект булып, 100 миллион сумга кадәрге аз бюджетлы спорт корылмалары булдыру тора. Татарстанлылар өчен яшәү урыннарында төзелгән универсаль спорт мәйданнары зур ярдәм булды. Быел 419 миллион сумлык 188 спорт мәйданчыгы сафка бастырылды, ә 4 ел эчендә эшләп килгән республика программасы буенча яшәү һәм уку урыннарында 671 спорт мәйданы төзелде", – дип җиткерде интервьюда Президент.
Рөстәм Миңнеханов Россия командаларының Россия һәм Европа ареналарындагы җиңүләрен игътибарсыз калдыра алмады. «Бүген Татарстан Республикасы профессиональ командалары – Россиянең танылган спорт брендларыннан, алар безнең визит карточкасы һәм горурлыгыбыз. Көчле спорт командалары төбәкнең билгеле бер йөзен булдыруда мөһим роль уйный. Бүген "Рубин", "Ак Барс", "Зенит", УНИКС, "Динамо-Казан" һәм башка клубларны Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә Европада да беләләр", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: