Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" заводы өчен 2020 елга кадәр яңа бурычлар билгеләде

Президент компания эшен уңай бәяләде.2020 елга табыш 100 млрд сумнан да  ким булмаска тиеш, этилен 1 млн тоннадан ким булмаска, полимерлар җитештерү 1 млн тоннадан да түбән булмаска тиеш. Бүген Татарс...

Президент компания эшен уңай бәяләде.



"Бу Россия Федерациясендә иң нәтиҗәле заманча нефть химиясе предприятиеләренең берсе. Без барлык күрсәткечләр буенча динамика күрәбез - производство куәтләрен кертү буенча да, хезмәт җитештерүчәнлеге дә, икътисади күрсәткечләр буенча да. Бәяләүдә төп критерий - компаниянең капитализациясе. Әгәр структура ягыннан алсак, бу өстәмә кыйммәт буенча иң нәтиҗәле компания. Мин компания эшен уңай бәялим. Монда эшләүче команда программадагы барлык билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырган. Без хәзер 2025 елга кадәр яңа программа эшлибез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга компания эшенә бәя биреп.
Алдагы бурычларга килгәндә, 2020 елга табыш 100 млрд сумнан да булмаска тиешлеген, этилен 1 млн тоннадан ким, полимерлар 1 млн тоннадан ким булмаска тиешлеген билгеләп узды. "Бу бурычлар гадиләрдән түгел, әмма мин команда, директорлар советы рәисе дә, генераль директор да күпкә катлаулырак мәсьәләләрне хәл итүгә сәләтле дип саныйм. Бу әле алар өчен эшнең башы гына, безнең әле тагын да җитдирәк планнар бар", - дип Президент директорлар советына да, хезмәт коллективына да нәтиҗәле эш өчен рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ширкәтнең "Салават күпере" торак комплекслы төзелешендә, "Яңарыш" фонды программасында, Аккош күле территориясен яңарту программаларында актив катнашканы өчен рәхмәтен җиткерде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: