Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Конституция Татарстан дәүләтчелегенең каркасын формалаштыра

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантана видеоязмалар аша туксанынчы елларны искә алудан башланып китте. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән к...

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантана видеоязмалар аша туксанынчы елларны искә алудан башланып китте. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көннәр хәтердә яңарталды.
Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры һәм Татарстан Республикасының камера хоры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры башкаруында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Конституциясенең тарихына һәм аның әһәмиятенә тукталды. "Конституция текстын әзерләүгә республикының иң көчле белгечләре тартылды, юристлар, дәүләт хакимияте һәм иҗтимагый эшлеклеләр зур көч куйды. Республиканың төп законын кабул итү алдыннан референдум үтте. Шул вакытта халкыбызның күпчелеге Татарстанның үсешен, аның төп юнәлешләрен хуплады. Конституция әлеге чара нәтиҗәләренә таянды", - диде Татарстан Президенты.
Татарстан Конституциясенең республикадан читтәге татарлар ихтыяҗын күздә тотуын да билгеләп узды. "Күптән түгел узган Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлешнең актуаль булуын күрсәтте", - диде ул.
"Республиканың күпчелек халкы сөйләшкән татар һәм рус телләренә дәүләт теле статусы бирә торган Конституция нигезләмәләре җәмәгатьчелекнең теләген чагылдырды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент бүген милли мәгариф өлкәсендә килеп туган вәзгыятьне дә читләтеп узмады. Ул бүген җәмгыятьтә барган дискуссияләрне күздә тотып, бу мәсьәләнең бик нечкә булуын ассызыклады. "Дистәләгән еллар эчендә милли мәгариф өлкәсендә проблемалар туплануын танырга кирәк", - диде ул һәм "Мин ышанам, без чишү юлларын табарбыз",-  дип аларның чишеләчәгенә ышанычын белдерде.
Татарстан Конституциясенә багышланган концерт программасына Нәҗип Җиһановның "Республикам минем Татарстан" әсәре, Резеда Әхиярованың "Сөембикә"се, Александр Ключаревның "Идел симфониясе" һәм башкалар кертелгән иде.
Тантаналы кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтте.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера