Рөстәм Миңнеханов Мамадышта "Лагуна" бассейнын ачты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш шәһәрендә "Лагуна" бассейны ачылышында катнашты.Татарстан Президенты республикада быел 8 бассейн ачылуын, шуның 7 се бүген куллануга тапшырылуын сө...
Татарстан Президенты республикада быел 8 бассейн ачылуын, шуның 7 се бүген куллануга тапшырылуын сөйләде. Сигезенчесе Әтнәдә бер ай эчендә ачылачагын әйтте. "Бүген Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. 224 бассейнның 10 сы ачык, калганнары ябык", - диде ул.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/08/08/041.jpg)
Мондый 25 метрлы бассейннар республиканың 7 районында ачыла. Тукай, Югары Ослан, Теләче, Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсеннән, Питрәч, Апас районнары җитәкчеләре белән телекүпер оештырылды. Алар бассейннарның ачылышка әзер булуын белдерде. Барлык бассейннарда олылар өчен зур ванна һәм кече һәм урта яшьтәге балалар өчен кече ванна бар. Бу корылмалар тәүлегенә 396 кеше кабул итә алачак.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов журналистларга, мондый бассейннарга йөзү түгәрәкләренә мәктәп укучылары йөри алган кебек, гади халык та ирекле рәвештә килә алачагын әйтте.
Бассейн ачылышы хөрмәтенә җирле үзешчәннәр катнашында концерт оештырылды. Тантанада катнашкан кунакларның берсе - йөзү буенча күптөрле илкүләм һәм халыкара ярышларның җиңүчесе Эрнест Мәкъсүмов.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/08/08/042.jpg)
- Мамадыш районында 185 спорт корылмасы гамәлдә. Физкультура белән даими шөгыльләнүчеләр артып тора. 2017 елда ул барлык халыкның 47,95 процентын тәшкил иткән.
"Татар-информ"
Фото: Гөлнар Гарифуллина, Ильнар Тухбатов
Добавить комментарий