Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлекнең барышы турында сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатының оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатының оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заседание организационного комитета по подготовке и проведению мирового чемпионата по профессиональному мастерству по стандартам "Ворлдскиллс" в г. Казани в 2019 году. Проводит Заместитель Председателя Правительства Российской Федерации Татьяна Алексеевна Голикова. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.
«Утырышта төп доклад белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чемпионатка әзерлекнең барышы, агымдагы вәзгыять хакында бәян итте. Рөстәм Миңнеханов мәдәни һәм волонтер программаларына җентекләбрәк тукталды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, утырышта чемпионатта катнашучыларның, кунакларның иминлеген тәэмин итү темасы, шулай ук Россия командасы әгъзаларының һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатка ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. Утырыш барышында алда торган чемпионатны хокукый һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: