Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рөстәм Миңнеханов: Мин Татарстанның чәчәк атуы өчен барысын да эшләячәкмен

Республиканың барлык халкы үз мөмкинлекләрен чынга ашыра, белем ала, иҗат итә һәм лаеклы тормыш кора алсын өчен, Татарстан тигез мөмкинлекләр территориясе булырга тиеш. Моның өчен республикада кешеләр...

Республиканың барлык халкы үз мөмкинлекләрен чынга ашыра, белем ала, иҗат итә һәм лаеклы тормыш кора алсын өчен, Татарстан тигез мөмкинлекләр территориясе булырга тиеш. Моның өчен республикада кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән йөзгә якын дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең программа мәкаләсендә сөйләде.
«Чакыруларга карамастан, без барлык гражданнар өчен мөмкинлекләр республикасы булып калырга тиеш. Без күп нәрсәгә ирештек — безнең мәгариф системасы яхшы, халыкара системаның бер өлеше буларак югары мәктәпне үстерәбез, мөһим инновацион үзәкләр булдырыла, без эшләүче яшьләр өчен ресурс үзәкләре челтәре булдырдык. Без уникаль кадрлар һәм компетенцияләргә ия, бөтен дөнья өчен ачык, зур форумнар һәм ярышлар уздыру урынына әвереләбез. Без иң яхшы тәҗрибәне үзләштерәбез һәм инновацияләрне урынлы кулланабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә, Татарстан еш кына яңа идея, технология, законнар өчен сынау мәйданчыгы булып тора. «Без кешеләрнең тормышын яхшыртуга илтүче кыю, әмма уйланылган тәҗрибәләргә әзер. Инновацияләрне гамәлгә кертергә әзерлек безгә башкалардан «тизрәк йөгерергә» мөмкинлек бирде. Һәм бу мөмкинлекләр территориясе буларак, Татарстан сәясәтенең бер өлеше: тәҗрибә уздырырга, кыенлыкларны җиңеп чыгуга әзер булу белән генә яңа, перспективалы, уңышлы проектлар барлыкка килә», — диде Татарстан Президенты.
Татарстан җитәкчесе үз мәкаләсендә республиканың көчле икътисады барыннан да элек кешеләргә хезмәт итәргә тиешлегенә басым ясаган. Моның өчен Татарстанда торак территорияләрен үстерү, спорт, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр төзү буенча дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.
Өч ел эчендә республикада барлык поликлиника, биш ел эчендә 400гә якын парк, сквер һәм яр буе төзекләндерелде. 2020 елда Россиядә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен үстерү программасы кабул ителде. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6,7 меңнән артык ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Торак, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә зур игътибар бирелә.
«Бу минем республика. Мин бу җирдә тууым һәм үз урынымны табуым белән горурланам. Мин көчем ташып тора, үз җирем, туган Татарстаным өчен барысын да эшләрмен», — дигән Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: