Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге табиблары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ситуацион үзәгендә булды һәм монда эшләүче табиблар белән сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте х...



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ситуацион үзәгендә булды һәм монда эшләүче табиблар белән сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.




Комплекс Республика клиник хастаханәсе базасында эшли һәм югары квалификацияле белгечләргә консультатив ярдәм күрсәтә. 1 марттан аңа өлкәннәр өчен анестезиология-реаниматология буенча региональ дистанцион консультатив үзәк функцияләре йөкләнде. Онлайн-консилиумнар республиканың вакытлы йогышлы авырулар госпитальләрендә стационар дәвалауда булган барлык авыр пациентлар өчен үткәрелә.




Март башыннан Татарстан медицина оешмалары белән 31 видеоконсультация һәм фтизиопульмонологиянең Илкүләм медицина тикшеренү үзәге һәм Россиянең башка үзәкләре белән 12 консультация үткәрелде.




Рөстәм Миңнеханов алып барыла торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.




«Хәзерге шартларда кешеләрнең гомерен саклап калу өчен иң яхшы табибларның тырышлыкларын берләштерү аеруча мөһим. Без беренче тапкыр инфекциянең мондый төре белән очраштык, шуңа күрә уртак җайга салынган, ә иң мөһиме, оператив эш безгә вазгыятьне контрольдә тотарга һәм татарстанлыларның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк», - дип искәртте Президент.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: