Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды....

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Встреча Президента РТ Р.Н.Минниханова с председателем Центрального духовного управления мусульман Талгатом Таджуддином.
Әлеге югары бүләк мөфтигә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен тапшырылды.
Встреча Президента РТ Р.Н.Минниханова с председателем Центрального духовного управления мусульман Талгатом Таджуддином.
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә борынгы Болгар шәһәрен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен төзүдә ярдәм күрсәткәне, шулай ук 922 елда ислам динен рәсми төстә кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены»н үткәрү башлангычы белән чыкканы өчен рәхмәт белдерде.
Встреча Президента РТ Р.Н.Минниханова с председателем Центрального духовного управления мусульман Талгатом Таджуддином.
Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
"Татар-информ"

Фото: tatarstan.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: