Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Сингапурда гамәлдәге торак проектлары белән танышты

Татарстан Президенты Сингапурга эшлекле сәфәре вакытында Торак төзелеше һәм төзекләндерү советында булды.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга эшлекле сәфәре вакытында Торак төзелеше һәм т...


Рөстәм Миңнеханов Сингапурда гамәлдәге торак проектлары белән танышты


Татарстан Президенты Сингапурга эшлекле сәфәре вакытында Торак төзелеше һәм төзекләндерү советында булды.





Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда Татарстан Президентын әлеге дәүләт- шәһәрдә бүлеп бирелгән җирләрдә тормышка ашырылган торак проектлары, төзелеш һәм реновацияләр, халыкның төрле социаль төркеменә ничек итеп торак бүленүе белән таныштырганнар.
Торак төзелеше һәм төзекләндерү советы Сингапур Милли үсеш министрлыгы дәүләт идарәсе булып тора. Дәүләт торагы өчен җаваплы әлеге оешмага торак кризисы чорында 1960 елда нигез салынган. Дәүләт аякка басып килгәндә, шәһәр халкын тузган торактан кыйммәт булмаган, санитар нормаларга туры килә торган дәүләт торагына күчерү мөһим булган. Хәзер сингапурлыларның 80 проценты совет тарафыннан бирелгән дәүләт торагында яши.
Рөстәм Миңнеханов кызыклы проект презентацияләре өчен рәхмәтен белдерә. “Татарстан Сингапур Республикасы белән төрле өлкәләрдә элемтәләрне киңәйтүгә зур әһәмият бирә. Без Сингапур тәҗрибәсен кызыксынып өйрәнәбез һәм гамәлдә кулланырга омтылабыз. Аеруча инновацияләр һәм инфокоммуникация технологияләре; шәһәрне планлаштыру, архитектура дизайны һәм шәһәрне төзекләндерү; эшлекле һәм торак инфраструктуралары; “акыллы” шәһәр өчен алга киткән транспорт кызыксындыра”, – дип билгеләп үтә ул.
“Сезнең илдәге уңайлы һәм һәркем алырлык торак белән тәэмин итү формасы бик уникаль. Сезнең бер үк вакытта бер миллионга кадәр фатир бар. Билгеле, андый программаларны тормышка ашыру халыкның уртача кереме югары булганда гына мөмкин”, - дип өстәп әйтә.
"Татар-информ"
Фото: prav.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: