Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка «Дуслык» ордены тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка «Дуслык» ордены тапшырды, дип хәбәр итә республика лидеры...
Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Хөкүмәте йортында хөрмәтләделәр.
Юбилярга Социалистик Хезмәт Герое исемен бердәм радиолокацион танып белү системасын уйлап тапкан өчен 1980 елда тапшыралар. Әлеге система инде 30 елдан артык башта – СССР, хәзер Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итә.
Бүгенге көндә Илдус Мостюков - «Татарстан геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасы Советы әгъзасы.
«Татар-информ»
Добавить комментарий