Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда Зәй районы мөһим күрсәткечләргә иреште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Зәй районында булды. Татарстан лидеры чәчүлекләрне карады һәм язгы бодай, арпа эшкәртү технологияләрен бәяләде, шикәр чөгендере рәт ара...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Зәй районында булды. Татарстан лидеры чәчүлекләрне карады һәм язгы бодай, арпа эшкәртү технологияләрен бәяләде, шикәр чөгендере рәт арасын һәм гәрчич эшкәртү агрегаты эше белән танышты.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов сүзләренчә, 2016 ел районның авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы килгән. «Беренче тапкыр Зәй районы тарихына 148 мең тонна бөртеклеләр һәм Татарстан тарихы өчен беренче тапкыр 500 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Быел да шул күрсәткечләрне кабатларга уйлыйбыз», – дип сөйләде ул Татарстан Президентына.
Разиф Кәримов белдерүенчә, соңгы ике елда районга 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән аларның 1 миллиард сумнан артыгы республика казнасына карый. «1 миллиард сум акча авыл хуҗалыгына бүлеп бирелде, шул исптән 600 миллион сумы техника алу өчен үсемлекчелеккә һәм 350 миллион сумга якын акча терлекчелек тармагына салынды», – дип ассызыклады район башлыгы.
Шулай ук ул 2016 елда 9 миллиард сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәнлеген дә әйтте. «Киләсе ике елда бу күрсәткечне 15 миллиард сумга җиткерү бурычы куябыз», – дип планнары белән уртаклашты Разиф Кәримов.
Моннан тыш узган ел савым сыерларының саны 2 мең башка арткан. «Беренче тапкыр мөгезле эре терлек санын 20 мең башка җиткерүгә якынлашабыз, шул исәптән аларның 5,5 меңе – сыерлар», – дип хәбәр итте ул.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов райондагы кыр эшләренә уңай бәя бирде. «Әлегә барысы да уңышлы бара. Зәй районының соңгы еллардагы күрсәткечләре бик яхшы. Быел да алар сынатмас дип өметләнәм», – дип белдерде Президент.
«Без соңгы эшләнмәләрне, заманча техниканы күрдек, үсемлекләрне саклау чараларын куллануны, ничек орлык фонды ясауны карадык. “Агросила групп” бүгенге көндә республикада гына алдынгылар рәтендә түгел, илдә андый эре инновацион агрохолдинглар берничә генә», – дип белдерде республика Президенты.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: