Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте

“Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк”, - диде Президент.Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” студиясенд...






Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте“Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк”, - диде Президент.


“Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. “Татар радиосы” белән танышабыз, бик матур, яхшы, яшь коллектив. Безгә – татар кешеләренә – барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. “Татар радиосы” бу эштә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!” – дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.
Президентның сәламләвеннән соң эфирга Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры кушылды.
“Татар-информ”
Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: