Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Бүген Казанда, бәйрәм уңаеннан, митинг-концерт үткәрелә.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. “Бөек илебезнең барлык гражданнарын Халыклар бер...

04 ноября 2016

Бүген Казанда, бәйрәм уңаеннан, митинг-концерт үткәрелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. “Бөек илебезнең барлык гражданнарын Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Без бергә!” – дип язган республика лидеры Instagramдагы битенә.
Халыклар бердәмлеге көне – ул Россиянең 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Бу дата Россиядә 1612 елда булган вакыйгалар - Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне интервентлардан азат итеп, илне эчке чуалышлардан һәм гражданнар арасындагы каршылыклардан коткару - истәлегенә бәйрәм көне буларак билгеләнгән. Ополчениегә исә илнең барлык милләт вәкилләре кергән: руслар, татарлар һәм башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар һәм башкалар. Ерак гасырларда калган вакыйгалар Россиянең үзенчәлеген һәм милли бердәмлеген саклап калу мөмкинлеге биргән, Россия дәүләтчелегенең бәйсезлеген торгызу башлангычы буларак хезмәт иткән.
Бүген Казанда Халыклар бердәмлеге көненә митинг-концерт үткәрелә. Татантаналар уздырыла торган төп урын – Кремльнең яр буе.
Чыгынак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: