7. Онлайн-подписка на электронную версию журнала на сайтеpressa.ru.
Обращаем ваше внимание на то, что приобрести журнал на сайте pressa.ru могут как зарегистрированные, так и не зарегистрированные пользователи.
Зарегистрированным покупателям необходимо авторизоваться и оплатить номер любым удобным способом (все способы оплаты указаны в личном кабинете). Незарегистрированным покупателям после оплаты издания на электронный адрес будет отправлено письмо с автоматической регистрацией. В письме будет указан логин и пароль для входа в личный кабинет, где находится оплаченный номер.
г. Казань, ул. Декабристов, д. 2, 11 этаж, тел.: (843)222-09-79, e-mail: milyaushanb@tatmedia.com
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде
2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр и...
2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
«Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар! 18 мартта без ил Президентын сайлыйбыз. Сайлау кампаниясе катлаулы сәяси шартларда үтә. Көчле, яңарыш кичерә торган Россия дөньяда беркемгә дә кирәкми. Ул бары тик Россиянең күпмилләтле халкына кирәк. Татарстан һәм татарстанлылар үзләрен бердәм илнең мөһим өлеше итеп хис итәләр. Россия - безнең Ватаныбыз! Сайлауларның эчтәлекле үтүе республиканың уңышлы үсеше белән бәйле. Гражданнарның күпчелеге әлеге юнәлешне хуплыйлар һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калуны телиләр. Ил җитәкчелегендә көчле һәм абруйлы лидер торуы мөһим - халкыбыз шул фикердә. Аның эше һәм сәяси курсы һәр кеше өчен аңлаешлы булырга тиеш.
Кадерле дуслар! Сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам. Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез.
Сайлау участокларында очрашканга кадәр! Безнең илебез, безнең президентыбыз, безнең ихтыяр!» - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.
Добавить комментарий