Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрларын республиканың көчле ягы дип саный. Бу хакта ул бүген Россиядә Театр елы ачылу тантанасындаәйтте. Тантана Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театрында – Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында үтте.

Татарстан Президенты театрлар алдына зур бурычлар куеп: “Сез иң яхшылары булырга тиеш. Мин моны булдыра алуыгызга ышанам. Ә төзекләндерү-җиһазландыру мәсьәләләре безнең эш”, - диде.
Рөстәм Миңнеханов Чаллы театры бинасына реконструкция ясыйсыбарлыгын да искәртеп үтте.
Татарстан Президенты театр әһелләренә рәхмәтләрен җиткереп: “Сез бик кирәк, сезсез безнең киләчәгебез юк”, - диде.
Әтнә театрындагы тантаналы кичәдә республика театрлары җитәкчеләре, режиссерлары һәм артистлары катнашты. Камал театры белән Әтнә театры тырышлыгы белән театраль-музыкаль кичә әзерләнгән иде. Тамашаның сценарий авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Радик Бариев.
Кичәдә Камал театрының “Зәңгәр шәл”, Әлмәт театрының “Качаклар”, Чаллы театрының “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Курчак театрының музыкаль композициясе әзерләнгән иде. Ә “Дон Жуан” спектакле Камал һәм Качалов театрларында бару сәбәпле, аны ике театр артисты бергәләп уйнады.
Фото: tatarstan.ru
Добавить комментарий