Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Төрек инвесторларын җәлеп итәр өчен норматив актларны якынайтырга кирәк

Татарстанга төрек инвесторларын җәлеп итәр өчен ике якның да норматив актларын, эш алымнарын, вәкаләтләрен якынайтырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумыны...

Татарстанга төрек инвесторларын җәлеп итәр өчен ике якның да норматив актларын, эш алымнарын, вәкаләтләрен якынайтырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумының пленар утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, «Гебзе» төрек сәнәгать зонасы вәкилләре Россиягә үз технологияләре һәм резидентлары белән килергә әзер.
«Аларның никадәр нәтиҗәле эшләгәнлегенә инандык. Минемчә, бу безнең идарә компанияләрен өйрәтү өчен яхшы җирлек булачак. Шуңа күрә аларның тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк», – диде Миңнеханов.
Шулай ук ул Татарстанда инвесторларны җәлеп итә торган инфраструктура булдыруны, кадрлар һәм салым шартлары белән эшне дәвам итәргә кирәклеген дә белдерде.
Искәртеп узыйк, ике як 2015 елдан Зөя мультимодаль логистик үзәге базасында бердәм сәнәгать зонасы булдыру мөмкинлеген сөйләште. Төрекләрнең бирегә керү шарты булып республикага резидентларын китерү тора.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: