Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Төркиядә татарларны яраталар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда “Анкарада татар халкын яраталар” дип белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты порталы хәбәр итә.Анкарада Татарстан Пр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда “Анкарада татар халкын яраталар” дип белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты порталы хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов: Төркиядә татарларны яраталар
Анкарада Татарстан Президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Ә соңыннан Төркиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда булды.
“Бүген иртәнүзебездә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык. Яшьләр театрына бирелгән яңа, төзекләндерелгән бинаны ачтык. Аннан опера һәм балет театрында Тукай көненә багышланган бәйрәмдә катнаштым. Соңыннан инде монда очтым. Ләкин, без беркая да китмәгән кебек. Анкарада безне бик матур итеп кабул итәләр, татар халкын яраталар”, - дип сәламләде Президент Төркиядәге татар җәмәгатьчелеген.

Төркия татарларына милли гореф-гадәтләрне, ризыкларны саклап яшәүләре өчен дә рәхмәтен белдерде. “Сез безнең өчен үрнәк. Без үзебез Татарстанда яшәсәк тә, безгә сездән күп әйберләргә өйрәнәсе бар. Без тырышабыз, хәзер интернет бар. Яшьләребезгә элемтә булсын, телне, динне сакласыннар, бәйрәмнәребезне үткәрсеннән. Мондый очрашулар безгә бик мөһим”. – диде ул.

Шулай ук Төркия җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сезнең шулай җыелыша торган урыныгыз бар, үзегезнең урамыгыз бар. Анкарада да, Стамбулда да, Искешәһәрдә дә Тукай һәйкәле бар, кирәк булса, тагын сорыйбыз. Төркия җитәкчеләре безнең бөтен сораган, бөтен әйткән фикерләрне хуплап, зур ярдәм күрсәтә. Генераль консул булып дустыбыз эшләде, ул хәзер дә безгә зур ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә, бергә булыйк, дус булыйк, гөрләп яшик. Уңышлар барыгызга да!” - дип төгәлләде үз чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Анкарадагы Казан мәдәният һәм ярдәмләшү үзәге җитәкчесе Фуат Тиниш та Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Безнең оешма беренче тапкыр Татарстан Президентын кунак итә. Хөрмәтле Президент! Тыгыз графигыгыз кысаларында безгә вакыт табып, җәмгыятебездә кунак булганыгыз өчен, монда яшәгән милләттәшләребез исеменнән сезгә бик зур рәхмәтләребезне белдербез. Шушы матур кичәдә дөньяның төрле якларыннан килгән, милләттәшләребезгә дә бик зур рәхмәтләр. Бүген арабызда Канададан, Иорданиядән һәм Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез бар. Безнең шушы җәмгыятебез 1965 елны Анкарада төзелде. Татар авылларыннан 1900 елларның башында чыккан, транссебер тимер юлы төзү буенча, сәүдә эшләре белән Манчжурия гә кадәр барып җиткән, әби-бабаларыбыз 1950 елларга кадәр Манчжуриядә һәм аннан таралып Япониядә татар мәктәпләрен, татар мәчетләрен төзеп гомер иткәннәр” – дип сөйләде Фуат Тиниш.
 
“Татар-информ”

Фото: tatarstan.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: