Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Транспорт салымы буенча эшләр күп

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының төп салымнары арасында 38 процентны табышка салым  тәшкил итә. 2017 елның алты ае эчендә аның кереме 44,9 млрд. сум булган. Бүген бу хакта Татарстан Ре...

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының төп салымнары арасында 38 процентны табышка салым  тәшкил итә. 2017 елның алты ае эчендә аның кереме 44,9 млрд. сум булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерә.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Табышка салым турында Татарстан Республикасы финанс министры хәбәр иткәнчә, 2016 елның беренче яртыеллыгында ул 37 млрд. сум тәшкил итсә, 2015 елның беренче яртыеллыгында 31,3 млрд. сум булган.
Табышка салым керем структурасында икътисади эшчәнлек тармаклары буенча 46 проценты нефть-газ тармагына туры килә, 16 проценты – химия һәм нефть химиясе җитештерүенә.
“Табышка салымның 60 процентын тәэмин итүче эре оешмалар буенча түләүләргә анализ күрсәткәнчә, алар буенча салым суммасы 3,1 млрд. сумга артты, ягъни 13 процентка, - диде Радик Гайзатуллин. – Уңай динамикага карамастан, кайбер компанияләр мәгълүматы буенча өченче кварталда шулай ук түләүләрнең үткән елның шушы чорына карата 1,2 млрд. сумга кимүе көтелә”.
Аннары Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы физик затлар керемнәренә (НДФЛ) салым турында сөйләде. 2017 елның беренче яртыеллыгында бу салым республика берләштерелгән бюджетына 31,8 млрд. сум күләмендә керде, үсеш үткән елның шушы чорына карата 9 процентны тәшкил итә.
Муниципалитетлар өчен тагын бер әһәмиятле салым – җир салымы, 2017 елның беренче яртыеллыгында бу салым республика берләштерелгән бюджетына 3,8 млрд. сум кергән, үткән елның шушы чорына карата 7 проценттан артык үсеш булган.
Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, кайбер муниципалитетларда җир салымы килере кимегән, шуңа күрә недоимка барлыкка килгән.
Аннары ул хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында транспорт салымы буенча 1 млрд. 53 млн. сум акча кергән. Динамика үткән елның шушы чорына карата уңай. Шул ук чакта транспорт салымы буенча недоимка 2017 елның 1 июленә 1,3 млрд. сум тәшкил итә, ягъни барлык салымнар буенча недоимканың 31 проценты бу.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә чыгыш ясап билгеләп үткәнчә, төп бурыч – уңай динамиканы саклап калу. Ул салым буенча табышка аерым игътибар бирүне сорады.
Салым органнарына, тармак министрлыкларына һәм предприятиеләргә табышка салым кимүгә җентекле анализ ясарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул билгеләп үткәнчә, үткән елның шушы чорына карата кайбер муниципаль районнар буенча НДФЛ кимү күзәтелә, шул исәптән Әлки, Менделеевск, Тукай, Чистай һәм башка районнар буенча.
Җиде муниципаль район буенча җир салымы кимү күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу юнәлештә тиешле эш алып барырга кушты ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада транспорт салымы буенча эшләр күп – недоимка 1,3 млрд. сум тәшкил итә.
Татарстан Президенты шулай ук кергән чараларны акчага әверелдерү белән шөгыльләнүче оешмаларны ачыклау эшен көчәйтергә өндәде. Салым органнарына зур җаваплылык йөкләнә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул банк оешмаларына бу эштә салым органнарына булышырга өндәде – билгеле инде, гамәлдәге законнар кысаларында.
Мунициципаль районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов финанс дисциплинасын үтәргә, барлык социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәүне тәэмин итәргә, бюджет чыгымнарын нигезсез арттыруны булдырмаска кирәк, - диде ул.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: