Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов туп кебек ясалган рекордлы чәкчәктән авыз итте

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлар фестивале ачылышында футбол тубы кебек ясалган чәкчәктән авыз итте. Республика башлыгы Instagram социаль челтәрендә үз битенә бу ми...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлар фестивале ачылышында футбол тубы кебек ясалган чәкчәктән авыз итте. Республика башлыгы Instagram социаль челтәрендә үз битенә бу мизгелдән фото куйган.
Алдан Гиннес рекордлары китабы вәкилләре 4 мең кг дан артык авырлыктагы рекордлы чәкчәкне теркәгәннәр дип хәбәр ителгән иде.

Fan Fest 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак, бары тик 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13 июль көннәре ял булачак.

Бүген Fan Fest мәйданында Россия-Согуд Гарәбстаны уеннарның беренче матчыннан туры трансляция башланды.
 
“Татар-информ”

Фото: Салават Камалетдинов


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: