Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Узган ел һәр җиденче “КАМАЗ” чит илгә чыгарыла иде

Икътисади катлаулы шартларга карамастан, “КАМАЗ” югары күрсәткечләргә ирешә һәм эре дөньякүләм коммерция автотранспорты җитештерүчеләр егермелегенә керә. Шул ук вакытта 2017 елда һәр җиденче машина чи...

Икътисади катлаулы шартларга карамастан, “КАМАЗ” югары күрсәткечләргә ирешә һәм эре дөньякүләм коммерция автотранспорты җитештерүчеләр егермелегенә керә. Шул ук вакытта 2017 елда һәр җиденче машина чит илгә чыгарылды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие акционерларының еллык гомумҗыелышында белдерде.
Узган ел “Ростех” катнашында автомобильләрне сату күләме арттырылды һәм бүген “КАМАЗ” республиканың зур салым түләүчеләре исәбенә керә, дип билгеләп үтте ул.

“Республика машина төзелеше продукциясенең 28,7 проценты бу предприятиегә һәм 33,6 проценты Татарстан машина төзелеше продукциясе экспортына туры килә. Узган ел һәр җиденче автомобиль чит илгә китә иде”, - дип билгеләп үтте республика лидеры һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Казахстан “КАМАЗ”ларны күпләп сатып алуын сөйләде.
Миңнеханов Казахстан базарында киләчәктә дә актив эшләүгә ышаныч белдерде. Хәзер Татарстанга Төркмәнстан Президенты визиты планлшатырыла.

“Бу очрашуда да безнең продукцияне этәрү мәсьәләсе турында да фикер алышырбыз дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты.
“КАМАЗ”ларны тышкы базарда этәрү республиканың халыкара чаралары кысаларында башлангыч мәсьәләләрнең берсе булып тора. БДБ базары буенча үсеш теркәлсә, ерак чит илләр базарларында берникадәр күрсәткечләр кимүе күзәтелә. Шуңа күрә “КАМАЗ”га стратегик көнкүреш базарларында үз урынын сакларга кирәк, дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: