Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге вакытта балаларның бакчада булуы файдалырак

Татарстанда пропуск режимы бетерелгәннән соң, балалар бакчалары covid-19 таралу куркынычыннан балаларны нәтиҗәле саклый алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар...







Татарстанда пропуск режимы бетерелгәннән соң, балалар бакчалары covid-19 таралу куркынычыннан балаларны нәтиҗәле саклый алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.




«Әгәр бездә предприятиеләрнең 90 проценты эшләсә, урамнарда ирекле йөрү рөхсәт ителсә, минем уйлавымча, балаларның бакчаларда булуы гомуми үсеш өчен дә файдалырак булыр», — диде Миңнеханов.




ТР Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Мәгариф министрлыгына балаларны мәгариф учреждениеләренә кабул итү һәм аларга медицина тикшерүен тәэмин итүне йөкләде. «Барлык таләпләрнең дә үтәлүе зарур. Барысы да гражданнарыбыз өчен уңайлы булырга тиеш», — дип билгеләп узды республика җитәкчесе.




Искәртеп үтик, ТР Хөкүмәте коронавирус таратуны булдырмау буенча яңа чаралар турында карар кабул итте. Документ нигезендә, 12 майдан оешмалардан белешмәләр рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС-пропусклар алу гамәлдән чыгарыла.




Шулай ук, карар гражданнарның берәмләп сату, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспортта хезмәтләр күрсәтүне тыя, шул исәптән, такси хезмәте дә медицина битлеге, респиратор һәм перчаткалар киеп эшләгән килеш кенә гамәлдә була ала.









"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: