Рөстәм Нигъмәтуллинны беренче вице-премьер итеп билгеләү турында указ имзаланды
Нигъмәтуллин кандидатурасын парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында хупладылар.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Премьер-министры беренче урынбасары итеп Рөстәм Ни...
Искәртеп үтик, Нигъмәтуллин кандидатурасын парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында хупладылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нигъмәтуллин кандидатурасының бүген парламентның ике комитет утырышында – дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә һәм икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетларда каралуын җиткерде.
Нигъмәтуллин үз карьерасын Казан шәһәре хакимиятендә башлый. Хакимият башлыгы ярдәмчесе, аннан – җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча урынбасар, 2004-2005 елларда – хакимият аппараты җитәкчесе булып эшли. 2006 дан 2015 елга кадәр Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. 2015 елның сентябреннән – Казан шәһәре муниципаль берләшмә башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкара.
“Татар-информ”
Добавить комментарий