Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә
Әлеге атна агымдагы елның иң кыска эш атнасы булачак. Ул нибары ике көн - 29 һәм 30 апрель генә дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтендә искә төшерделәр, дип хәбә...
"<...> Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итү һәм бәйрәм ял көннәрен күчерү уңаеннан россиялеләрне озын яллар көтә, алар 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк", – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Озын яллардан соң өч эш көне, ә аннары Җиңү көне уңаеннан 9-12 май көннәрендә дүрт ял көне булачак.
30 апрель бәйрәм алды көнендә биш көнлек график буенча хезмәт итүчеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий