“Рубин” – ЦСКА матчына җанатарлар паспортлары бирү пунктлары ял көннәрендә дә эшли
Россия футбол премьер-лигасының чемпионат матчы 17 майда Kazan-Arena стадионында үтәчәк.“Рубин” – ЦСКА матчына җанатарлар паспортлары бирү пунктлары ял көннәрендә дә эшләячәк. Казанда Fan-ID һәм әлеге...
![“Рубин” – ЦСКА матчына җанатарлар паспортлары бирү пунктлары ял көннәрендә дә эшли](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/05/12/15-33.jpg)
“Рубин” – ЦСКА матчына җанатарлар паспортлары бирү пунктлары ял көннәрендә дә эшләячәк. Казанда Fan-ID һәм әлеге футбол матчына түләүсез билетлар бирү дәвам итә.
Искәртеп үтик, “Рубин” һәм ЦСКА арасында уен 17 майда Kazan-Arena стадионында үтәчәк. Ул Казан өчен Конфедерацияләр Кубогы алдыннан тест матчы булып торачак.
Матчка түләүсез эләгү өчен теләге булган барлык кеше җанатар паспортын ала ала. Аны ике урынның берсендә: Бауман урамындагы 44/8 һәм Четаев урамындагы 10нчы йортта алып була. Пунктлар түбәндәге график белән: дүшәмбедән җомгага кадәр – 11 дән 20 сәгатькә ( төшке ялсыз), шимбә һәм якшәмбе көннәрендә – 11 дән 19 сәгатькә кадәр (шулай ук төшке ялсыз) эшли.
Конфедерацияләр Кубогы җанатарлары паспорты матчларга эләгүдә мөһим шарт булып тора.
"Татар-информ"
Фото: Султан Исхаков
Добавить комментарий