Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак

БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнаша...


БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


«Генерал-лейтенант Руслан Аушев 15 февральдә Казан Кремлендә узачак Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырылган», — диделәр матбугат хезмәтендә. Кунаклар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяс Дауди бар. Ул 1986 елның августында Әфганстанның Герат провинциясендә дошман уты астында мина кырыннан үз ротасындагы каты яраланган өч солдатны алып чыга.


Тантанада дәүләт бүләкләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән Казанда сугышчы-интернационалистларга һәйкәл проекты буенча фикер алышырга ниятли.


Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чикләнгән контингентны чыгарган көннән 31 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар турындагы традицион митинг 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак.


Чарада хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы оештырылачак. Солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Шулай ук Җиңү паркында урнаштырырга ниятләгән әфганчылар хөрмәтенә булачак һәйкәлнең макетын да күрергә мөмкин булачак.

 "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: