Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: халык санын алу нәтиҗәләре буенча татар саны күпме булыр - бу мәсьәлә борчый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Милли Җыелыш» ның пленар утырышында чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Россия татарларына мөрәҗәгать итеп, аларны халык санын алуда катнашырга чакырды."Халык сан...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Милли Җыелыш» ның пленар утырышында чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Россия татарларына мөрәҗәгать итеп, аларны халык санын алуда катнашырга чакырды."Халык санын алу нәтиҗәләре буенча татар саны күпме булыр - бу мәсьәлә барыбызны да борчый. Татарларның өчтән бере генә Татарстанда яши. Республиканың бу эшне оештыру өчен ресурслары бар. Сезнең ярдәмнән башка бу эшне алып бару мөмкин түгел. Без сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таяначакбыз", - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, төбәкләрдә татар җәмгыятьләре җитәкчеләре милли тел һәм мәдәниятне алга этәрү буенча зур эш башкаралар. "Безне тел мәсьәләсе, мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсе борчый. Системалы эш алып барырга кирәк. Без чит илләргә барабыз, милләттәшләребез белән очрашабыз. Быел халык санын алу көтелә, бергәләп эшләргә кирәк», - диде ул.
Республика җитәкчесе үз чыгышында Казанга «Милләт җыены»нда катнашу өчен килгән татар диаспоралары вәкилләренә рәхмәт белдерде.
"Ни генә булмасын, бергә җыелышырбыз, киңәшләшербез, алга таба адымнар турында сөйләшербез», — диде ул.
Тулырак мәгълүмат: https://tatar-inform.tatar/news/official/24-09-2021/r-st-m-mi-nehanov-b-ten-d-nya-tatarlaryna-b-gen-sezg-tayanabyz-5838952

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: