Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында җитәкчеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләде

РФ субъектларында югары вазифаи затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча федерация субъектлары арасында беренче бишлеккә керү өчен, Татарстанда бөтен шартлар да бар. Бүген бу хакт...

РФ субъектларында югары вазифаи затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча федерация субъектлары арасында беренче бишлеккә керү өчен, Татарстанда бөтен шартлар да бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Фәкыйрьлек дәрәҗәсе», «Торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны», «Торак төзелеше күләме», «Шәһәр тирәлегенең сыйфаты», «Зур шәһәр агломерацияләрендә нормативларга туры килә торган юл челтәре өлеше», «Әйләнә-тирә мохит сыйфаты» күрсәткечләрен үтәү буенча республика 2019 елда 46нчы һәм 2020 елда 12нче урында тора.
Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары арасындагы — федераль дәрәҗәдәге күрсәткечләрнең Россия Президенты Владимир Путин указы, республикада районнар арасында Татарстан Президентының тиешле указы белән билгеләнгәнлеген искәртте.
«Күрсәткечләргә ирешү мәсьәләләре эшче төркемнәр утырышларында системалы рәвештә карала. Күрсәткечкә ирешүнең һәркайсы артында беркетелгән кураторлар тора, юл карталары билгеләнгән. Безнең өчен, федераль дәрәҗәдә лидер төбәк буларак, җитди бурычлар куелды», — диде республика җитәкчесе.
Югары күрсәткечләргә хакимиятнең барлык — республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге актив эше нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин, дип өстәде ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/28-10-2021/r-st-m-mi-nehanov-tatarstan-rayonnarynda-it-kchel-r-eshch-nlege-n-ti-lelegen-b-yal-de-5842071
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: