Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ык буе авыллары Сабан туена рәхим итегез!

Ык буе авыллары Сабан туена рәхим итегез!

16 июньдә Актанышта III Бөтенроссия  Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне чакыралар.Казанда бәйрәм 23 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак. Татарстан районнар...

30 марта 2019

16 июньдә Актанышта III Бөтенроссия  Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне чакыралар.

Казанда бәйрәм 23 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак. Татарстан районнарында Сабантуй 8−9 июньдә каралган.
Ә менә Актаныш районында милли бәйрәмебезне үткәрү көне үзгә булачак, хәер, Актаныш Сабантуе быел үзе үк бик үзенчәлекле. Чөнки милли йөзебез, татар телебез, җыр-моңнарыбызның даны еракларга таралган районыбызда Ык буе Сабан туе гөрләячәк. Исеменнән үк аңлашылганча, Актаныш Ык елгасы тирәли урнашкан 14 районны үзенә туплап, хезмәт бәйрәмен киң масштабта каршы алыр дип көтелә. Татарстан, Башкортстан республикалары белән беррәттән Сабантуйга Ырынбур өлкәсеннән дә милләттәшләребез чакырулы.
III Бөтенроссия  Ык буе авыллары Сабан туе  16 июнь, якшәмбе көнне, һәммә барчагызны  районыбызның үзәк Сабан туе мәйданына дәшеп кала! Татар халкының миллилеген, рухи йөзен Актаныш гәүдәләндерәчәк – рәхим итегез, дип яза aktanysh-rt.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: