Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Шаяннар көч сынаша

Татар КВН лигасының “Әйдә ШаяРТ!” проекты турында язган бар инде. 2 нче июнь көнне, 18.00 сәгатьтә “Чулпан” мәдәни үзәгендә сезонының чирекфинал уены узачак.

Телевизион уен ике өлешкә бүленәчәк, ягъни бер кичтә ике уен узачак. Беренчече 18.00дә башланса, икенчесе 19.30да старт алачак. Беренче өлештә «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Крәшеннәр» җыелма командасы,  «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы),  «Дөбер-шатр» (Сарман районы) командалары көч сынашачак.
Икенче өлештә исә  «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы” командалары катнаша. 
Оештыручылар командалар өчен тавыш бирергә чакыра.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера