Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы күзәтүчеләрнең ачык штабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәләрен бәяләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы р...

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы күзәтүчеләрнең ачык штабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәләрен бәяләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
«Сайлау циклы тәмамланганнан соң, кирәк булса, күзәтүчеләрнең ачык штабы йомгаклау утырышын үткәрер дип өметләнәбез. Анда без үз фикеребезне җиткерәчәкбез», - диде ул.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе теге яки бу партия җыйган тавышлар турында цифрлы мәгълүмат буенча нәтиҗә чыгара. Ә күзәтүчеләр штабының бурычы башка, диде Фомин. «Безнең күзаллавыбызча, безнең бурыч - барысы яхшы узганмы икәнен бәяләү, безнең җәмгыять шундый нәтиҗәләр көткәнме, гомумән алганда, кешеләр сайлау кампаниясен башыннан ахырына кадәр ничек кабул иткән - шуны ачыклау. Бу бик мөһим момент», - диде республика Иҗтимагый палатасы рәисе.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: