Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Саклык банкының программистлар мәктәбе абитуриентларга тест үткәрә

Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурс...

Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурста бер урынга 32 кеше туры килә. Бу хакта «Мәктәп 21»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Абитуриентлар белән күзгә-күз очрашулар программалаштыруның дүрт атналык интенсив курсы алдыннан сайлап алуның йомгаклау этабы булып тора. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче студентлар билгеләнәчәк.
«Казанда сайлап алуда катнашу өчен барлыгы 8 меңнән артык гариза бирелгән иде. Хәтер һәм логика уеннарын 1,3 мең кеше узды, шуларның 886сы Татарстан башкаласыннан читтә яши. Сайлап алуның беренче агымында катнашу өчен гаризаларны 2 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Казанда мәктәп ел саен 500 программист укытып чыгарачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.
Кандидатларны сайлап алу дүрт этаптан тора: онлайн-уеннар, видео-интервью, күзгә-күз очрашып сөйләшү һәм программалаштыру буенча дүрт атналык сайлап алу интенсивы. Сайлап алу нәтиҗәләреннән билгеләнеп, 250дән артык катнашучы инновацион методика буенча ИТ-технологияләргә бушлай уку мөмкинлеген алачак. Шулай ук катнашучыларга тулай торак биреләчәк.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: