Сәламәтлегеңне кайгырт!
Казан халкына гепатит С һәм ВИЧка бушлай тест уздыра башладылар. Тест-мобиль үзәкләр шәһәрнең ике мәйданчыгында: Бауман урамында сәгать астында (Пушкин ур., 11) һәм Горький паркында («Трудовые резервы» стадионы каршында) кизү торачак. Шунысын истә тотарга кирәк, бу үзәкләр аерым көннәрдә генә эшли.
Беренче мәйданчык 28 февральдә, 7 һәм 21 мартта 13:00 дән 17:00 гә кадәр вакыт аралыгында тикшерү узарга мөмкин булачак.
Ә Горький паркында тест-мобиль үзәк 21 февральдә, 14 һәм 28 март көннәрендә 13:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк.
Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчасына тормышка ашырыла.
Тестны шулай ук ел дәвамында да биреп була. Моның өчен СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенә (Николай Ершов ур., 65) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзәк эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр, шимбә исә 9:00 дән 14:00 гә кадәр халыкны кабул итә.
Добавить комментарий