Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Сәләт” VI халыкара яшьләр белем бирү форумы башлана

12 нче июльдә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында “Сәләт” VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрәчәк. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлы...

12 нче июльдә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында “Сәләт” VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрәчәк. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
“Сәләт” VI халыкара яшьләр белем бирү форумы башлана
Быел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум беренче тапкыр ике сменада узачак һәм Татарстанның, Россиянең башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең 8 мең сәләтле баласы һәм яшьләрен берләштерәчәк.
Форум эшендә 500 эксперт һәм укытучы катнашачак. Иң мәртәбәле кунак буларак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Беренче сменаның төп темасы: “4 нче сәнәгать революциясе контекстында мәгариф” . Форум программасы белем бирү технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру дуаль белем бирү, һөнәри ориентация, мөстәкыйль рәвештә белем алу кораллары өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү белән бәйле. Дуаль белем төшенчәсе – теоретик өлешне белем бирү оешмасында, ә практик өлешне эш урынында үзләштерүне аңлата.
Форумның беренче сменасы кысаларында, интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм мастер-класслар форматында барлыгы 180 нән артык тематик белем бирү мәйданчыгы оештырылачак. “Экология һәм тотрыклы үсеш” темасы Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы экспертлары һәм галимнәре катнашында тематик очрашуларда, тотрыклы үсеш максатлары буенча уенда чагылыш табачак.
Шулай ук, “Сәләт” ветераннарының II эшлекле форумын уздыру ниятләнә. Ул төрле елларда шушы хәрәкәттә торган 500 гә якын кешене очраштырачак.
Форум кысаларында традицион төстә “Бәләкәч” балалар клубы эшләячәк. Анда “Сәләт”нең иң нәни вәкилләре – 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча дәресләр уздырылачак.
Форум эшен “Сәләт TV” телевидениесе, “Сәләт FM” радиостанциясе яктыртачак.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: