Самара Сабан туе футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелгән
Самара Сабан туе Футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.Өлкә татарларының быелгы утызынчы юбилей Сабан туе 30 июньдә үткәреләчәк. Бу көннәр...
Өлкә татарларының быелгы утызынчы юбилей Сабан туе 30 июньдә үткәреләчәк. Бу көннәрдә Самарада футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты матчлары була.
"Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән оештыру комитетының беренче ике утырышында өлкә һәм ил җитәкчелегеннән рөхсәт алынуы һәм Самара Сабан туеның чемпионат программасына кертелүе турында билгеле булды", диелгән әлеге хәбәрдә.
Сабан туе Самарада Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак. Бәйрәмне оештыруда өлкәнең барлык татар милли оешмалары да катнашачак.
"Парк, һәрвакыттагыча, берничә зонага бүленә. Бәйрәмдә Казан артистлары, Кама Тамагы районының һәм Самара өлкәсенең үзешчән артистлары чыгыш ясаячак, ә футбол стадионында көрәш барачак. Милли бәйрәмебездә чит иллләрдән футбол карарга килгән җанатарлар да катнашырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен белдерүләр дә өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраячак. Сабан туен үзләренең талантлары, кул эшләре, күргәзмәләре белән бизәргә теләүче милләттәшләребез өчен оештыручылар күпсанлы мәйданчыклар булдырырга вәгъдә итәләр", диелгән Самара татарлары сайтында..
"Татар-информ"
Добавить комментарий