“Сара апа укырга киңәш итте”
Һәр чорның үзенең популяр җырчысы, композиторы, язучысы була. Буыннар алмашынгач та, аларның иҗаты онытылмый. «Гармун алыйк әле, дуслар», «Бергә чакларда», «Кал моңнарым булып», «Ялгыз көймә», «Безгә дөнья дәшә»... Бу җырларны ишетмәгән кеше бармы икән?!
29 гыйнвар 2026
Композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Хоббулла улы Гатауллин аларны иҗатының иң популяр чагында язган. «1970–1980 нче елларда ким дигәндә айга бер‑ике җыр туа иде», – ди композитор үзе. Риф әфәнде бүген ниләр белән шөгыльләнә? Хәзерге татар эстрадасына карашы ничек? -Профессиональ композитор булам дисәң, консерватория белеменнән башка булмый. Сара апа да киңәш бирде: «Әгәр укымасаң, минем кебек гомерең буе үзешчәннәр рәтендә йөрисең», – диде. Сара апаны үләренә ике ел калганда гына ТР Композиторлар берлегенә алдылар. (Ул Россия Композиторлар берлеге бүлекчәсе санала.)Россия Композиторлар берлегенә мин дә бик иртә кермәдем – 2007 елда гына кабул иттеләр. Анда керү өчен, композитор дипломы булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, андый максатым да юк иде. 1991 елда үзем Үзешчән композиторлар берлеген төзедем. Һәвәскәр композиторларның иҗатлары күренсен дип, төрле конкурслар, фестивальләр оештырдык. – Ул ике берлек бер-берсеннән ничек аерыла?
Добавить комментарий