Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Саратовта «Әл-Фатиха көне» балалар бәйрәме булды

Саратовның Ислам комплексында «Әл-Фатиха көне» балалар бәйрәме узды. Аны шәһәрнең Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе оештырды. Конкурс форматындагы чарада 5-6 яшьлек мәктәпкәчә төркемнәрнең 27 у...

Саратовның Ислам комплексында «Әл-Фатиха көне» балалар бәйрәме узды. Аны шәһәрнең Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе оештырды. Конкурс форматындагы чарада 5-6 яшьлек мәктәпкәчә төркемнәрнең 27 укучысы катнашты. Әти-әниләр балаларның чыгышларын карады.
Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Рәсим хәзрәт Хуҗаәхмәтов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул якшәмбе мәктәбе укытучыларына сәламәтлек, укучыларга уңышлар теләде, шулай ук ата-аналарга балаларының киләчәгенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе мәктәбенең җитәкчесе Камил хәзрәт Мамедбейли сүзләренчә, «Әл-Фатиха» сүрәсе һәр мөселман кешесенең тормышында мөһим урын алып тора. Ул шулай ук балаларның Коръән китабын өйрәнүгә кызыксынуын билгеләп үтте.
Чара башланганда Якшәмбе мәктәбе укытучысы Наилә ханым Искәндәрова «Әл-Фатиха» сурәсе турында сөйләде. Аннары малайлар һәм кызлар чиратлашып «Әл-Фатиха»ны яттан укыды. Кайбер балалар мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашты.
Якшәмбе мәктәбе укытучылары конкурста катнашучыларның чыгышына текстны белү һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча укуы буенча бәя бирде.
Чыгышлар арасындагы тәнәфесләрдә яшь мөселманнар тематик шигырьләр һәм хәдисләр укыды, шулай ук театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйрәм азагында балаларга татлы бүләкләр таратылды, ә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saratovta-al-fatixa-kone-balalar-bairame-buldy-5867808
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: