Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Памфилова Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә референдумдагы идея өчен рәхмәт әйтте

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Татарстанда сайлау процедураларын игълан иткәндә «субтитрлар» куллануны югары бәяләде. Бу хакта ул Үзәк сайлау комиссиясе утырышында белдерде.Татарстанда уз...


Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Татарстанда сайлау процедураларын игълан иткәндә «субтитрлар» куллануны югары бәяләде. Бу хакта ул Үзәк сайлау комиссиясе утырышында белдерде.


Татарстанда узган референдумнарда сайлау комиссиясе рәисе участокларның берсендә, хәзерге вакытта нинди сайлау барганлыгын аңлатып, үз сүзләрен кәгазьдә язу белән кабатлады. Закон нигезендә теләсә кайсы сайлау компаниясе вакытында күзәтүчеләр өчен гамәлләрне игълан итү кирәк.


«Узган сайлауларда безнең участокларның берсендә рәис, шул исәптән референдумнарда вакытыннан алдан тавыш биргәндә дә, сайлау гамәлләрен кәгазьдә басылганын да укыды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.


Памфилова Татарстанга әлеге идея өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың видеокүзәтү буенча тәкъдимнәрен үтәгән бердәнбер төбәк булуын әйтте.


«Без сайлауларның барлык төрләрендә дә видеокүзәтү системасын даими һәм эзлекле рәвештә таратачакбыз. Бу күзәтүчеләр эшләячәк һәм анализлаячак язмаларның дөрес итеп аңлатылуы өчен кирәк», - диде ул.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: