Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сентябрь аенда Казанда халыкара спорт форумы узачак

Ил президенты Владимир Путин Казанда «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумын уздыру турында боерыкка кул куйды. Чара Татарстан башкаласында 8-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр узачак.Ф...

Ил президенты Владимир Путин Казанда «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумын уздыру турында боерыкка кул куйды. Чара Татарстан башкаласында 8-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр узачак.
Форум узган елның октябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны күчерделәр.
«Россия – спорт державасы» форумы 2009 елда физик культураны һәм спортны, халыкара спорт хезмәттәшлеген үстерү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында оештырылды. Форум беренче тапкыр 2009 елның 22-нче октябреннән 25-нче октябренә кадәр Казанда узды. Татарстан башкаласы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү алдыннан сайланган иде.
Гадәттәгечә чара 3 меңнән артык катнашучыны – Олимпия чемпионнарын, ил субъектлары башкарма хакимиятенең тармак органнары җитәкчеләрен, спорт федерацияләре һәм спорт объектларын, шәхси эшмәкәрлек вәкилләрен, журналистларны, спорт индустриясе экспертларын берләштерә, дип хәбәр ителә форум сайтында.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: