Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сергей Чобан: Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының берсенә әверелә

Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының һәм илнең төп үзәкләренең берсенә әверелә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчеләренә Россиянең беренче яшьләр архитектурасы буенча биенналедагы жюри...

Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының һәм илнең төп үзәкләренең берсенә әверелә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчеләренә Россиянең беренче яшьләр архитектурасы буенча биенналедагы жюри рәисе Сергей Чобан белдерде. Биеннале -ике елга бер үткәрелә торган иҗади бәйге, ул Иннополиста уза.
"Иннополис — матур яшь шәһәр. Ишеткәнемчә, аны яшь архитекторлар ясаган, ул Россиянең заманча шәһәр төзелешенең бер үрнәге булып тора.
Биеннале илнең яшь архитекторларына багышлана. Аны Россиянең географик яктан үзәге булган урында үткәрергә кирәк иде, нәкъ менә Татарстан урнашкан тирәдә. Мин соңгы елларда Татарстанда төзекләндерүгә, төзелешкә, архитектурага күпме игътибар бирелгәнен беләм. Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының һәм илнең төп үзәкләренең берсенә әверелә", — дип билгеләп үтте ул.
Сергей Чобан — Россия һәм Германия архитекторы, SPEECH (Мәскәү, Россия) архитектур бюросы җитәкчесе һәм Tchoban Voss бюросының (Берлин, Германия) идарәче партнеры.
Россиядә беренче яшьләр архитектура биенналесы 12-14 октябрьдә Иннополиста уза. Иң яхшы архитектур проектлар бүләк алачак, ә экспозицияләр Россиянең башка шәһәрләрендә тәкъдим ителәчәк.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: